news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил аударган агач астында калган биш яшьлек бала үлгән

Фаҗига Лаеш районы бакчачылык ширкәтләренең берсендә булган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда көчле җил вакытында сынган агач 5 яшьлек бала өстенә төшкән. Кыз бала урында ук үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига 15 апрель кичендә Лаеш районы бакчачылык ширкәтләренең берсендә була. Бакчада йөргән 5 яшьлек кыз бала өстенә 22 метрлы каен сынып төшә. Бала һәлак була.

Тикшерү эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100