news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр банк карталары белән алдауның яңа ысулы барлыкка килү турында кисәтә

Ведомство банк карталарын тикшерә торган бердәм рәсми сервис булмавын искәртә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Интернетта банк карталсы турында белешмәне тикшерә торган фейк сайтлар барлыкка килде. Имеш, мондый сайтларда картаның номеры һәм коды алдап талаучыларга күчкәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә була.

Мошенниклыкның мондый яңа төре чыгуы турында Роскачество кисәтте.

Күптән түгел Россиядә яшәүче 100 меңнән артык кешенең банк картасы мәгълүматлары даркнетка эләгүе турында хәбәр чыкты. Шуңа бәйле рәвештә, җинаятьчеләр карталарны махсус сайтларда «тикшерергә» тәкъдим итә. Алар җибәргән хәбәрләрдә язылганча, картаның күләгәдәге форумнарга эләгү яки эләкмәвен тикшеререгә кирәк.

«Банк карталарын тикшерә торган бердәм рәсми сервис юк. Интернеттагы мондый сервисларның барысы да мошенникларныкы», — дигән ведомствоның цифрлы продуктларны тестлау буенча өлкән белгече Сергей Кузьменко.

Аның сүзләренчә, шикле сайтларга мәгълүматларны кертергә яки телефоннан сөйләшкәндә мәгълүматларны чит кешеләргә әйтергә ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100