news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород кешесе самолет бәдрәфендә тәмәке тарткан өчен төрмәгә эләгергә мөмкин

Аэропортта 32 яшьлек пассажирны транспорт полициясе тоткарлаган.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгород кешесе Казанга төшкән самолет бәдрәфендә тәмәке тарткан өчен 15 тәүлеккә төрмәгә утырырга мөмкин. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Транспортта идарә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авиакомпания вәкилләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар Мәскәүдән Казанга очкан самолетта пассажирларның берсе бәдрәфтә тәмәке тартуын хәбәр иткән. Ир-ат һава судно командирының таләпләрен үтәмәгән.

Түбән Новгород кешесен тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Ир-атка карата «Аерым территторрияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту тыелу турындагы федераль законны бозу» һәм «Тимер юл, һава һәм су судносында гражданнарның үзләрен тоту кагыйдәләрен бозу турында»гы маддәләре буенча административ хокук бозу турында ике эш ачканнар.

Хәзер ир-атны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100