news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортта ис газы белән агуланып, ике ир-ат һәлак булган

Һәлак булганнарның шәхесләре һәм фаҗиганең төгәл сәбәпләре билгеләнә.

Татарстанда шәхси йортта ис газы белән агуланып, ике ир-ат һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат шәхси йортта ис газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 21.05 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Нурлатның Урман урамында шәхси йортта ике кешенең газ белән агулануы турында хәбәр килде.

Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вәкилләре ике ир-атның гәүдәсен табып ала.

Һәлак булганнарның шәхесләре һәм фаҗиганең төгәл сәбәбе билгеләнә. Урында газ хезмәте белгечләре эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100