news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Яшел Үзән районында ташландык йортта чыккан янгында ир-ат мәете табылган

Янгын Октябрьский бистәсендә булган.

Төнлә Яшел Үзән районында ташландык йортта чыккан янгында ир-ат мәете табылган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Төнлә Яшел Үзән районында ташландык йортта чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Октябрьский бистәсендәге бүрәнә йортта төнге сәгать икедә чыккан. Янгын мәйданы 40 квадрат метрдан артып киткән.

Өемнәрне сүтү барышында янгын сүндерүчеләр ир-ат мәетен тапкан.


news_right_1
news_right_2
news_bot