news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метроның бетон коймасына бәрелгән «Ауди»да ике кеше һәлак булган

Авария «Җиңү Проспекты» метро станциясе янында килеп чыккан.

 Казанда метроның бетон коймасына бәрелгән «Ауди»да ике кеше һәлак булган
соцсети

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казанда метроның бетон коймасына барып бәрелгән «Ауди» машинасында ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария «Җиңү Проспекты» метро станциясе янында Сафиуллин урамындагы 56нчы йорт каршында килеп чыккан.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар бастырган кадрларда автомобильнең бик зур тизлек белән хәрәкәт итүе күренә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасының двигателе һәм тәгәрмәчләре аерылып чыккан, башка өлешләре юлга таралган.

Полицейскийлар мәгълүматларына караганда, чит ил машинасы салонында дүрт кеше булган. Аларның икесе алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100