news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш катлы йортта өлкән яшьтәге хатын-кыз төтен белән агуланган

Янгын Кол Гали урамындагы йортта чыккан.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Өлкән яшьтәге хатын-кыз Казанда биш катлы йортта чыкан янгында төтен белән агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнлә Кол Гали урамындагы йортларның берсендә өченче катта өч бүлмәле фатирда янгын чыга. Өч квадрат метрлы мәйданда әйберләр һәм җиһазлар янган.

89 яшьлек фатир хуҗабикәсе ис газы белән агуланган, аны хастаханәгә озатканнар.

Белгечләр янгын чыгу сәбәбен ачыклый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100