Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында «Лада» машинасы янган
Юл-транспорт һәлакәте Олы Бирәзә авылында булган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Арча районында янып киткән машинасын сүндергәндә хуҗасы пешкән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар хәбәр итте.
Бүген төнлә Зур Бирәзә авылында Җиңү урамында «Лада» янып киткән. Янгын машинаны тулысынча колачлап алган.
Машина йөртүче автомобильне мөстәкыйль рәвештә сүндерергә керешкән. Янгынны сүндергәдә 25 яшьлек ир икенче һәм өченче дәрәҗә тән җәрәхәте алган.

Зыян күрүчене Арча хастаханәсенә дәваланырга салганнар.
Машинага ут кабу сәбәбе әлегә билгеләнмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз