Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы тәүлектә Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 522 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын биш кешенең үлеменә китергән.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 522 очракка җиткән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат һәм 1947, 1950, 1952 елларда туган өч хатын-кыз бар.
Соңгы мәгълүматларга караганда, соңгы тәүлектә тагын 112 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу — алдагы ике көннән ике очракка кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз