news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чыршыларны өйдә язга кадәр тотмаска киңәш итә

Табигый һәм ясалма чыршылар да янгын куркынычы тудыра, ди коткаручылар.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Яңа ел бәйрәмнәреннән соң фатирларда чыршыны озак тотмаска киңәш итә, чөнки алар янгын куркынычы тудыра. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Бәйрәмнәр тәмамланганнан соң чыршыны фатирда озак тотарга киңәш ителми. Кипкән ылысның янгын чыгуга сәбәп булу куркынычы югары», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук синтетик материаллардан әзерләнгән ясалма чыршылар да янгын куркынычы тудыра.

 «Янганда алар сәламәтлек өчен куркыныч агулы матдәләр бүлеп чыгара», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә. Коткаручылар шулай ук коелган ылысны шундук җыеп ташларга киңәш итә, чөнки ул дары кебек, теләсә нинди очкыннан кабынырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100