news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән

Авария бүген иртән Шәле — Саескан Тавы юлында булган.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң янган машинада ике кеше зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 7.26 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татар Янтыгы авылы янында Шәле — Саескан Тавы юлында «Лэнд Ровер», «Тойота» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде.

Авариядән соң «Лада» автомобиле юлга аркылы борылган һәм яна башлаган.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

118нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 8.01 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100