news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда федераль автомобиль юлларында тугыз авария участогын юк иттеләр

Федераль трассаларда имин хәрәкәт итү өчен юл читләрендә һәм аерым полосада 19,5 чакрымнан артык металл койма урнаштырылган.

Татарстанда федераль автомобиль юлларында тугыз авария участогын юк иттеләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Узган елның 11 аенда Татарстанда федераль автомобиль юлларында 2018 елда булган 11 юл-транспорт һәлакәте еш була торган тугыз урыны юк ителгән. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодора» начальнигы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

«Идарә тарафыннан ел саен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны бетерүгә юнәлтелгән чаралар уздырыла», — диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Аерым алганда, федераль автомобиль юллары буйлап имин йөрү өчен, юл читләрендә һәм аерым полосада 19,5 чакрымнан артык бер яклы һәм ике яклы металл койма урнаштырылган. Мәсәлән, М7 трассасының Казаннан Чаллыга кадәр участогында 15 чакрым, ә Әлмәт буйлап Казан — Оренбург юлында 4 чакрымнан артык койма куелды.

Илдар Минһаҗев сүзләренчә, 34,5 чакрым койма капиталь ремонт вакытында урнаштырылган.

«М7 трассасында 2,3 км койманы алыштырдык. Моннан тыш, Югары Кармачы авылына борылышта җәяүлеләр кичүендә һәм автобус тукталышларында, Лаеш шәһәрендә, Казан-Оренбург автомобиль юлының Державин бистәсендә һәм Урта Девятово авылында ясалма электр яктырту линиясе оештырылды», — дип сөйләде идарә җитәкчесе.

Татарстанда узган елда федераль әһәмияттәге 133 км юл ремонтланган, шуларның 81,8 чакрымына капиталь ремонт ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100