news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта авариядә үлүчеләрнең өчесе Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булган

Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат.

Актанышта авариядә үлүчеләрнең өчесе Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булган
ТР прокуратурасы матбугат хезмәте

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Актаныш районында булган авариядә дүрт кешенең гомере өзелде. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте аларның өчесе Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булганын әйтте.

Соңрак прокуратура матбугат хезмәте төгәллек кертте: 1998 елгы үлгән пассажирның Уфадан булуы ачыкланган.

Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат.

М-7 трассасында 15.35 тирәсендә Шевроле Лачетти Вольво йөк машинасына бәрелә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot