Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Усад — Комлы Кавал юлында төнге өчтә килеп чыккан.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Алексей Новиков). Узган төндә Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше урманга качкан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Алар мәгълүматына караганда, авария Лаеш районында Усад — Комлы Кавал юлы участогында булган.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария бүген иртәнге 3 сәгать 40 минутта булган.
«БМВ X6» һәм «Шевроле» машиналары бәрелешкән. «БМВ» шоферы вакыйга урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта аны эзлиләр», — дип сөйләделәр полициядә.

Авария нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз