news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгыннан алты өлкән кешене һәм бер баланы коткардылар

Янгын сүндерүчеләр фатир хуҗаларын өйдән баскыч ярдәмендә чыгарды.

Әлмәттә  янгыннан алты өлкән кешене һәм бер баланы коткардылар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 15 декабрь, ”Татар-информ"). Әлмәттә тугыз катлы йортта чыккан янгынннан алты өлкән кешене һәм бер баланы коткардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Шевченко урамындагы 5нче йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Икенче каттагы коридорда диван һәм әйберләр янган. Янгын мәйданы алты квадрат метр тәшкил итте.

Төтен икенче һәм өченче катларда нык таралган, ачык тәрәзәләрдән кешеләр ярдәм сорап кычкырган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк 50 кеше эвакуацияләнгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәрәзәгә беркетелгән автобаскыч ярдәмендә җиде кешене, шул исәптән бер баланы коткарды.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын сәбәбе - ут белән саксыз эш итмәү.


news_right_1
news_right_2
news_bot