news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны беркетмә төземичә штрафка тарта башлыйлар

Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото-һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автомобиль хуҗаларын административ хокук бозу турында беркетмә төземичә штрафка тарта башлаячаклар.

Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото-һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак. Россия Президенты Владимир Путин РФ законнарына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

РФ Президенты йөкләмәсе буенча, үзгәрешләрне 2022 елның 1 июненә кадәр кертергә кирәк.

Шул ук йөкләмәләр белән төбәк башлыкларына шулай ук юллардагы административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча аерым вәкаләтләр тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100