news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл җирлеге башлыгы ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен суд каршына басачак

Ул үз гаебен тулысынча таныган.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017 елның май-июнь айларында Казанда Биектау районының бер авыл җирлеге башлыгы хәрби хезмәттән качарга теләгән егеттән 130 мең сум акча алган. Бу акчаны алар армиягә барудан азат иткән өчен хәрби комиссариат хезмәткәренә бирергә ниятләгән.

Шуннан соң авыл җирле башлыгы акчаны үз танышына биргән, ул аны хәрби комиссариат хезмәткәренә тапшырыр дип уйлаган. Чынлыкта исә әлеге арадашчы акчаны үзләштергән һәм аны үз кирәгенә сарыф иткән.

Авыл җирлеге башлыгына карата ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эшен, алга таба тикшерү өчен, Казанның Совет районы судына тапшырганнар. Арадашчыга карата кузгатылган эш аерым производствода тикшерелә, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100