news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кюветка төшеп киткән җиңел машинадагы яшь кыз һәлак булган

Юл һәлакәте төнлә Азнакай районында Урманай авылы янында булган.

Татарстанда кюветка төшеп киткән җиңел машинадагы яшь кыз һәлак булган

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан трассасында тайгак юлдан кюветка төшеп киткән җиңел автомобильнең пассажиры һәлак булган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

12 ноябрьдә Азнакай районында 14нче модель «Лада» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән. Шаһитлар белдергәнчә, авария юлның тайгак булуы һәм машина йөртүченең зур тизлектә хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең пассажиры - 20 яшьләр тирәсендәге кызның гомере өзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot