news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кафе хуҗасы төнлә эшләү тыелу хокукын кабат бозган

Кабат хокук бозган өчен 50 мең сум штраф салынган.

Әлмәттә кафе хуҗасы төнлә эшләү тыелу хокукын кабат бозган
архив

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә бер кафе хуҗасына штраф салынган. Аның кафесы 23.00 сәгатьтән соң эшләвен дәвам иткән. Бу турыда оператив штабка сылтама белән «Знамя труда» хәбәр итә.

Беренче тапкыр 31 октябрьдә кафега штраф салганнар, ул вакытта 30 мең сум штраф салынган.  Полиция хезмәткәрләре 1.40 сәгатьтә кафега килгәндә анда ун кеше утырган. Хуҗа кешеләр ашап бетереп, кафедан чыгып киткәннәрен көттем дип аңлаткан.

Хокук тәртибе сакчылары эпидемиологик режим бозылу турында беркетмә төзегән. Кафе хуҗасынат хокук бозган өчен 50 мең сум штраф салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot