news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ ветераны Наил Галиуллин үзенең туган көнендә вафат булган

1994-2002 елларда Галиуллин «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең Җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге директоры вазифасында эшли.

КАМАЗ ветераны Наил Галиуллин үзенең туган көнендә вафат булган
КАМАЗ матбугат хезмәте

(Чаллы, 15 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының ветераннар госпиталендә Наил Галиуллин вафат. Бүген аңа 79 яшь тулган булыр иде.

Наил Галиуллин Автокалада җәмәгать эшлеклесе, КАМАЗ төзелешенең башында торган кеше һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак билгеле.

Ул 1941 елда Яшел Үзәндә туган. 1973 елда КАМАЗга килгән һәм автомобиль заводының партия комитеты секретаре урынбасары вазифасында эшкә керешкән. 1979-1984 елларда «КАМАЗ» җитештерү берләшмәсе профсоюз комитетын җитәкләгән, 1984-1987 елларда Кадрлар әзерләү бүлегенә җитәкчелек иткән.

1987-1988 елларда «КАМАЗ» җитештерү берләшмәсе партия комитеты секретаре булып эшләгән. 1988 елдан – автогигантның Тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы, 1991 елдан «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең Будапешттагы вәкиллеген җитәкләгән.

Наил Галиуллин КАМАЗның матбугат хезмәте формалашуга зур өлеш керткән. 1994-2002 елларда Җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге директоры вазифасын башкарган. Ул автогигант тарихын саклауга зур игътибар биргән, Наил Галиуллин - КАМАЗ төзелешенә багышланган берничә китап авторы да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100