news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ гимназия территориясе буенча машинада йөргән Казан яшүсмерен штрафка тарткан

Тәртип сакчылары автомобиль руле артында әлеге гимназиянең элеккеге укучысы - 16 яшьлек үсмер булуын ачыклый, ул үз гаебен тулысынча таный.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре социаль челтәрләрне мониторинглау вакытында яшүсмернең Казанның бер гимназиясе территориясендә укучыларга куркыныч тудырып автомобильдә йөргән роликны күргән.

Тәртип сакчылары автомобиль руле артында әлеге гимназиянең элеккеге укучысы — 16 яшьлек үсмер булуын ачыклый. Укучы үз гаебен тулысынча таныган.

Аны таныклыксыз йөрткән, каешы эләктерелмәгән, машинаны куркыныч йөрткән һәм ОСАГО полисы булмаган өчен штрафка тартканнар. Моннан тыш, республика Дәүләт автоинспекциясе материалларны алга таба карап тикшерү өчен, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100