news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидтан авыручылар һәм үлүчеләр саны буенча чираттагы антирекорд теркәлгән

Узган тәүлектә илдә коронавирус белән зарарлануның 32 196 очрагы ачыкланган, 999 кеше үлгән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россиядә коронавирстан авыручылар һәм үлүчеләр саны буенча яңа антирекорд куелды. Узган  тәүлектә илдә коронавирус белән зарарлануның 32 196 очрагы ачыкланган, 999 кеше үлгән. Ике сан да пандемия башланганнан бирле максималь. Бу хакта оператв штаб хәбәренә сылтама бнлән ТАСС хәбәр итә.

Авыручылар санының артуы чагыштырмача 0,41 процент тәшкил итә. Санкт-Петербургта — 2 632, Мәскәү өлкәсендә — 2 110, Самара өлкәсендә — 791, Түбән Новгород өлкәсендә — 695, Воронеж өлкәсендә 668 очрак ачыкланган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән 110 кеше авырган.

Үлем очрагы шартлыча 2,79 процент булган. Әйтик, тәүлек эчендә Covid-19 йогышыннан Санкт-Петербургта — 62, Краснодар краенда — 40, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләрендә — 38, Башкортстан Республикасында 35 кеше үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100