Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
QR-кодларны тиешенчә тикшермәгән өчен 57 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган
Физик затлар – 30 мең, вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар – 50 мең, юридик затлар 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Керү урынында QR-кодларны тикшермәгән өчен 57 вазифаи зат җәзага тартылган. Җәмәгать тәртибен саклау полициясе башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Дүрт көн эчендә вазифаи затларга карата 57 беркетмә төзелде, шуларның 25е – Казанда, бишесе – Яшел Үзән районында, дүртесе – Чаллыда. Калганнары – барлык муниципаль берәмлекләрдә диярлек», - дип искәртте спикер.
Физик затлар – 30 мең, вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар – 50 мең, юридик затлар 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Кабат хокук бозган өчен штрафның күләме гражданнарга — 50, шәхси эшкуарларга – 500 мең, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр арта.
Фәргать Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, битлек режимын бозганнан соң оешмаларда QR-кодларны тиешенчә тикшермәүгә бәйле очраклар да булган, шундый бер материал судка тапшырылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз