news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбендә теракт әзерләнүе турында ялган хәбәр тараткан үсмер тоткарланды

Әлеге аноним хәбәрне мәктәпнең элеккеге укучысы язуы ачыкланды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә өч җинаятьченең Казанның Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә теракт әзерләве турында пост урнаштырган яшүсмерне тоткарлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә мәктәптә әзерләнә торган теракт хакында фикер алышуларга бәйле сигнал «Дәрвишләр» полиция бүлегенә 14 октябрьдә килгән.

«Әлеге аноним хәбәрне мәктәпнең элеккеге укучысы язуы ачыкланды, хәзерге вакытта ул Мәскәүдә яши һәм мәктәптә укый. Ул әлеге мәгълүматның дөрес түгеллеген һәм шул рәвешле шаяртырга теләвен әйтә. Тикшерү нәтиҗәсендә теракт турындагы мәгълүмат расланмады. Хокук сакчылары белем йортын җентекләп тикшерде. Балалар һәм хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый», - дип хәбәр итте чыганак «Татар-информ» агентлыгына.

Хәзерге вакытта әлеге яшүсмер Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәренең Можайск районы буенча полиция бүлегенә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot