news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит QR-код күрсәткәндә татарстанлыларга 30 мең сумга кадәр штраф яный

Җәмәгать урыннарында тикшерү өчен үзенеке булмаган QR-код тәкъдим ителгәндә административ хокук бозу өчен беркетмәләр төзеләчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Үз QR-кодын күрсәтмәгән татарстанлыларны административ җаваплылык көтә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Җәмәгать урыннарында тикшерү өчен үзенеке булмаган QR-код тәкъдим ителгәндә административ хокук бозу өчен беркетмәләр төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, халыкка 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Кабат бозган өчен штраф күләме арта, гражданнарга - 50 мең сум, шәхси эшмәкәргә - 500 мең сумга кадәр, юридик затларга бер миллион сумга кадәр штраф түләтәчәкләр.

Вакцинация турында ялган сертификатлар саткан өчен җинаять эзәрлекләве яный.

«38 җинаять эше кузгатылды. Мондый фактлар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә һәм Апаста бар», – диде спикер.

Әмма ялган эшләнмәләрне ясау гына түгел, ә куллану да закон буенча эзәрлекләнә, дип искәртте Фәргать Мөхәммәтҗанов.                   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100