news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил автомобиле җайдакны бәрдергән, ир-ат зыян күргән, ат үлгән

Юл һәлакәте кичә кич Кече Чынлы авылы янында булган.

Татарстанда чит ил автомобиле җайдакны бәрдергән, ир-ат зыян күргән, ат үлгән

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда чит ил автомобиле җайдакны бәрдергән, ир-ат зыян күргән, ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә республиканың Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы янында булган.

«Сузуки» автомобиленең йөртүчесе караңгыда атка атланган ир-атны абайламый калган һәм аларның өстенә килеп менгән.

Авариядә атның хуҗасы зыян күргән. Ир-ат башын ярган һәм күкрәге авыртуга зарланган. Табиблар аны хастаханәгә алып киткән.

Ат һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot