news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы кырында бер трактор тулысынча янып беткән

Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Әлки районы кырында бер трактор тулысынча янып беткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Әлки районы кырында трактор тулысынча янып беткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Татар Суыксуы авылы янында кырда тракторга ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы техникасы тулысынча диярлек янып беткән - янгынның мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100