news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Гаврош» балалар приюты ябыла

Приютны ябуны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге министрлыгы тәкъдим иткән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «Гаврош» балалар һәм яшүсмерләр приютын ябалар. Бу турыда указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елның 1 гыйнварыннан «Казан шәһәре» шәһәр округындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаврош» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесен ябу турында тәкъдимен кабул итәргә», — диелә документта.

Татарстанның Хезмәт министрлыгы 14 көн эчендә ликвидация комиссиясе составын расларга, оешманы ябу тәртибен һәм срокларын билгеләргә тиеш.

Приютны ябу нәтиҗәсендә барлыкка килгән акча социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә субсидияләр рәвешендә бирелә торган грантларга, Казанда социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек булдыруга тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100