news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан ташландык йортта ир-ат мәетен табып алган

Һәлак булган ир-атның шәхесе һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чистайда ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан ташландык йортта ир-ат мәетен табып алган

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан бер ташландык йортта ир-ат мәетен табып алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 3.37 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай шәһәренең Бебель урамында ташландык йорт януы хакында хәбәр килгән.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга өч минут эчендә килеп җиткән. Янгынны иртәнге бишләрдә сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта ир-ат мәетенә юлыккан. Аның шәхесе һәм янгынның сәбәпләре ачыклана. Янгынның мәйданы 88 квадрат метр тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100