Чаллыда шофер хатын-кыз бала бәрдергәннән соң, прокуратура тикшерү башлады

Авария кичә кич, Тынычлык проспектында булган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда автоледи бала бәрдергәннән соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Кичә, кичке бишләр тирәсендә, Тынычлык проспектында 42 нче йорт каршында «Мазда» машинасы белән идарә иткән 28 яшьлек хатын-кыз, тиешле булмаган урында бер кыз белән юл аша чыккан 6 яшьлек малайны бәрдергән.

Имгәнгән малайны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпләрен ачыклауны прокуратура контрольдә тота.