Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юлларда “йөгәнләп” булмаслык тизлек кешеләр гомерен өзгән
Октябрьнең 13 көнендә республика территориясендәге юлларда 23 кеше һәлак булган, 246сы имгәнгән, җәрәхәтләнгән
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 13 октябрь кичендә, 8 туларга 10 минутта, Казан – Шәмәрдән юлының 120 нче чакрымында “ГАЗ-33021” автофургоны җәяүлене бәрдергән, соңгысы “ашыгыч ярдәм” машинасында үлеп киткән. Шул хакта хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге йөк ташу фургонына утырган 1961 елгы кеше хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырганлыгы, 1959 елгы җәяүленең дә юл аша тиешсез урыннан чыгып барышы булганлыгы фаразлануын искәртә.
Шуны һәлакәттән соң 1,5 сәгать узгач, Азнакай – Бөгелмә юлының 30 нчы чакрымында “ВАЗ-2107” машинасы белән идарә иткән 1961 елгы ир кеше, шулай ук, тизлеген “йөгәнләп” булмаслык арттырып, күпернең каршы як хәрәкәт юлы арасына куелган киртәсенә килеп бәрелгән. Үзәк район хастаханәсенә китерелсә дә, рульдагы затны табиблар үлемнән коткарып кала алмаган, аның 1957 елгы пассажиры, шул бәрелүдән мие селкенеп, хастаханәдә дәвалана.
Шул рәвешле, октябрьнең 13 көнендә республика территориясендәге юлларда 23 кеше һәлак булган, 246сы имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз