news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада җырчы Сәйфулла Хәйруллин вафат булган

Җырчының бай иҗаты Россия генә түгел, Германия, Австрия, Кытай, Украина һәм башка илләрнең тамашачыларына да таныш.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә озакка сузылган авырудан соң 72нче яшендә Башкортстан Республикасы һәм Украинаның атказанган артисты, Зальцбург шәһәре ордены иясе, җырчы Сәйфулла Хәйруллин вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Җырчының бай иҗаты Россия генә түгел, Германия, Австрия, Кытай, Украина һәм башка илләрнең тамашачыларына да таныш. Аның концерт программасын 30 телдәге (рус, башкорт, татар, украин, немец, идиш һәм иврит, инглиз һ.б.) йөзләгән җыр тәшкил итә. Ул еш кына җырдагы аерым бер куплетны төрле телләрдә башкарган, бу тамашачыларда соклану хисләре уяткан, диелә хәбәрдә.

«Мәдәни җәмәгатьчелек иҗади казанышлары Россия һәм дөнья күләмендәге музыкаль киңлектә республика музыкаль мәдәниятенең зур абруен яуларга ярдәм иткән күренекле артистны югалтты», — дип хәбәр иттеләр Башкорт дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100