news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

Бүгенге көндә республикада коронавирустан вафат булуның 331 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 1932 елгы ир-ат, 1936 һәм 1952 елгы ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә республикада коронавирустан вафат булуның 331 очрагы теркәлде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100