news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан гимназиясенә кораллы һөҗүм оештырган Галәвиевне Санкт-Петербургка күчерделәр

Аны бирегә өстәмә экспертиза үткәрү өчен китергәннәр.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Май башында Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм оештырган Илназ Галәвиевне Мәскәүдән Санкт-Петербургка күчерделәр.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, Галәвиевне бирегә өстәмә экспертиза үткәрү өчен китергәннәр.

Шунысын да искәртик: 11 майда Илназ Галәвиев Казан мәктәбенә кораллы һөҗүм оештырды, нәтиҗәдә 9 кеше һәлак булды, 23е яраланды. Һәлак булучыларның күбесе – балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100