news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә кичке тугызлар тирәсендә Алабуга районында булган.

Татарстанда М7 трассасында авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән
шаһитлар

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында булган авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызлар тирәсендә Алабуга районында Лекаревское авылы янында булган. Монда ике җиңел машина — «Лада Веста» һәм 10нчы модельле «Лада» бәрелешкән. Бәрелүдән ике машина да юл читенә очкан.

10нчы модельле «Лада» йөртүчесе һәм пассажир һәлак булган. «Веста» шоферы кысылып калган, коткаручылар чакыртырга туры килгән. Егетнең башы имгәнгән һәм сөякләре сынган, аны хастаханәгә алып киттеләр», — диде шаһитлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100