Түбән Камада янгында һәлак булган ирнең фатирында бер атна элек газны япкан булганнар

Һәлак булган ир-атның асоциаль тормыш рәвеше алып баруы, эчүе һәм беркайда да эшләмәве мәгълүм.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада янгында һәлак булган ир-атның фатирында бер атна элек газны япкан булганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, фатирның 52 яшьлек хуҗасы асоциаль яшәү рәвеше алып барган. Янгынга бер атна кала, түләмәгән өчен аның фатирында газны ябып торбасына пломба куйган булганнар.

Хәзерге вакытта фаҗига килеп чыгуның төп версиясе — газ торбасын үзлектән ачу.

Фаҗига факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Моннан тыш, янгын алдыннан йортта яшәүчеләрнең көчле газ исе сизүе турында матбугатта чыккан мәгълүматны да тикшерәләр.

Алдарак «Татар-информ» кичә Сөембикә проспектындагы 42 нче йортта янгын чыгуын һәм бер ир-атның һәлак булуын язган иде. Бинадан 10 кешене, шул исәптән, инвалид ир-атны коткарганнар. Тагын 40 кеше урамга үзе чыккан.

Шаһитлар әйтүенчә, алар янгын алдыннан шартлау тавышы ишеткән.