news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә яшәүче хатын-кыз Кукмарада фатирдан акча урлаган

Ул бикле фатирга кереп, 2 мең сум акча алган.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы суды Киров өлкәсендә яшәүче 1959 елгы хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Ул урлауда гаепле дип табылган. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Суд тарафыннан ачыкланганча, агымдагы елның 11 февралендә 17 сәгатьләр тирәсендә хатын-кыз алдан уйлап, явыз ният белән законсыз рәвештә Тинчурин урамындагы ишеге бикле булмаган фатирга кереп, 2000 сум акча урлаган. Ул җинаять урыннан качкан һәм акчаларны үз кирәгенә тоткан.
 
Суд утырышында ул үз гаебен таныды. Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд аңа шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot