news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында ике «КАМАЗ» бәрелешкән, бер йөртүче кабинада кысылып калган

Йөк машиналары Сарманнан Чаллыга таба хәрәкәт иткән. Бер машина кинәт тормозга баскан, икенчесе килеп бәрелгән.

Чаллы янында ике «КАМАЗ» бәрелешкән, бер йөртүче кабинада кысылып калган
Валентин Кулагин

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Чаллы янында бер юнәлештә хәрәкәт итүче «КАМАЗ»лар бәрелешкәч бер йөртүче кабинада кысылып калган. Бу турыда «Татар-информ»ның автошәһәрдәге үз чыганагы хәбәр итә.

Бүген Сарман-Чаллы юлының 29 километрында 8.00 сәгать тирәсендә йөк машиналары һәлакәткә очраган.

Башкортстаннан килгән «КАМАЗ» кинәт тормозга баскан, ә арттан килгән «КАМАЗ» йөртүчесе дистанция сакламаган һәм беренче йөк машинасына килеп бәрелгән.

«Бәрелешкәч автомобиль кабинасы яньчелгән, йөртүче кысылып калган. Аны коткаручылар чыгарган. Зыян күргән йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасында Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр. Әлегә ни дәрәҗәдә имгәнүе билгеле түгел», — дип сөйләде агентлык хәбәрчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100