news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пилот Дамир Йосыпов Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә җиргә төшергән

Симферопольгә юл тоткан Airbus A-321 лайнеры Жуковский аэропорты янында кырга төшеп утырган.

Пилот Дамир Йосыпов Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә җиргә төшергән
соцсети

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе пилоты Дамир Йосыпов Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә җиргә төшереп утырткан, шул рәвешле 226 пассажирны һәм 5 экипаж әгъзасын коткарып калган. Бу хакта «ЕТВ» интернет-порталы хәбәр итә.

«Бүген иртән «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Симферопольгә юл тоткан А-321 самолеты Жуковский янында Рыбинское авылы тирәсендә кырга төшеп утырган», - дип хәбәр итә сайт.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары да эвакуацияләнгән. Очкычта барлыгы 226 пассажир (шуларның 6сы – балалар) һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ким дигәндә 10 кеше (шуларның 3се – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, очкыч кошлар керү сәбәпле ике двигателе дә сафтан чыгу аркасында ашыгыч рәвештә җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган. ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, лайнерның бер двигателенә җиргә төшкән вакытта ут капкан.

Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100