Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда туй кортежы һәлакәткә очраган: биш кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала да
Зыян күрүче икесе хастаханәгә озатылган
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында туй кортежының берьюлы биш машинасы юл-транспорт һәлакәтенә очраган.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлакәт нәтиҗәсендә, 5 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала. Алар барысы да Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган. Бер өлкән кеше һәм бер бала хастаханәгә озатылган, калган өч кешенең хәле канәгатьләнерлек.
ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итүенчә, авариядә “домино” принцибы буенча 5 машина бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, ведомство мәгълүматлары буенча, бер кеше зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз