news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Татарстанның Тукай районында мотоцикл йөртүче үлгән

Һәлакәт Татарстан – Чыршылы бистәләре юлында булган.

Төнлә Татарстанның Тукай районында мотоцикл йөртүче үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәрхүм ир-атның мәетен төнлә Тукай районының Татарстан – Чыршылы бистәләре юлында юл кырыенда мотоциклы янында тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га автокаладан хәбәрче Валентин Кулагин сөйләде. 

«Мотоцикл йөртүченең әлеге транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган», – дип ачыклык кертте ТР Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Агентлыкка үз чыганагыннан мәгълүм булганча, тикшерүдән соң табиблар мотоциклист тәнендә күренеп торган җәрәхәтләр тапмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100