news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Очкыч төзек булмау сәбәпле, Казан-Анталья рейсын 14 сәгатькә тоткарлаганнар

Бу вакытта барлык пассажирлар да эчемлекләр һәм кайнар аш белән тәэмин ителгән.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татар транспорт прокуратурасында «Red Wings» авиакомпаниясенең Казан – Анталья рейсы тоткарлану сәбәпле тикшерү башланган.

Расписание буенча, самолет Татарстан башкаласыннан кичә 1.30 сәгатьтә кузгалырга тиеш булса да, аны 14 сәгатькә диярлек тоткарлаганнар һәм ул тиешле маршрут буенча 15.15 сәгатьтә генә юл тоткан.

Очкыч һава судносы техник яктан төзек булмау аркасында тоткарланган дип фаразлана, шул сәбәпле самолетны алыштырырга туры килгән.

Аэропортка Татар транспорт прокуроры Василий Добротин һәм аның урынбасары Константин Карпов килгән. Пассажирларның хокуклары һәм очышларның иминлеге турындагы законның үтәлешен тикшерү оештырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, рейс тоткарланган вакытта барлык 220 пассажир да эчемлекләр һәм кайнар аш белән тәэмин ителгән, ә 22 пассажир ана һәм бала бүлмәсенә, шулай ук кунакханәгә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100