Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар агуланганнан соң, «Ривьера»ның баш инженерының урынбасары тоткарланган
Дүшәмбе көнне «Ривьера» аквапаркында алты кеше (шуларның бишесе – бала, берсе – олы кеше) агуланды.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казан аквапаркындагы гадәттән тыш хәл (анда биш бала һәм бер олы кеше агуланган иде) «Ривьера»ның баш инженеры урынбасары үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү аркасында килеп чыккан.
Нәкъ менә ул суны әзерләүгә җаваплы булган, шул исәптән анда дезинфекцияләү чараларын контрольдә тоту өчен дә җавап биргән.
Ир-ат үз гаебен танымаган. Якын арада тикшерүчеләр аквапаркның баш инженеры урынбасарын кулга алу турында үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли.
«Татар-информ» агентлыгы узган дүшәмбедә «Ривьера» аквапаркында алты кеше (шуларның бишесе – бала, берсе – олы кеше) агулануы турында хәбәр иткән иде. Авыр хәлдәге бер баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Ул реанимациядә ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз