Казан үзәгендә ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән

Авария Тукай һәм Назарбаев урамнары чатында булган.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Казан үзәгендә ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә Тукай һәм Назарбаев урамнары чатында, башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада» автомобиленең йөртүчесе юл бирмәгән һәм «Жигули» машинасы белән бәрелешкән. Соңгысы юл чатында торган «КАМАЗ»га бәрелгән», - дип белдерделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.Нәтиҗәдә, «Жигули» шоферы төрле тән җәрәхәтләре алган.