news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер таксист пассажирларга пистолеттан аткан

Хәзерге вакытта таксистны эзлиләр.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Сахаров урамында бер таксист пассажирлар белән ызгышкан һәм аларга пистолеттан аткан.

Шаһитлар әйтүенчә, таксист пассажирлар белән сүзгә килгән һәм пистолет алып бер мәртәбә аткан. Якынча мәгълүматларга караганда, ул пневматик пистолет кулланган.

Пассажирлар зыян күрмәгән, алар белән полиция хезмәткәрләре сөйләшә. Хәзерге вакытта таксистны эзлиләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot