news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән ир-атны тоткарлаганнар

75 һәм 70 яшь ир белән хатынны аларның өендә эшли торган кеше үтергән һәм хуҗаларның машинасына утырып качмакчы булган.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда яшәүче ир-ат өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Җинаятьче ир-атны тоткарлау вакытын узып баручы автомобиль йөртүчеләр видеога төшергән.

«Җинаять урынына Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев барган. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана», — дип хәбәр итте агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Ир белән хатынга 75 һәм 70 яшь булган. Аларның мәетләрен Чаллыда Тургай урамындагы шәхси йортларның берсендә тапканнар», — дип сөйләде «Татар-информ» га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Үтерүче ир-ат өлкән яшьтәге парның йортында эшләгән. Ул утырып качарга теләгән автомобиль мәрхүм әби белән бабайныкы булган. Моннан тыш оперативниклар машинада пычак һәм чүкеч тапкан.

Җинаять урынында тикшерүчеләр эшли, «Ике яки күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100