news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шартлаткыч куелу турында хәбәр килү сәбәпле, Казанда берничә мәктәпне эвакуациялиләр

Әлеге минутларда укытучылар балаларны җитәкләп алып чыгып, ата-аналарга тапшыра.

Шартлаткыч куелу турында хәбәр килү сәбәпле, Казанда берничә мәктәпне эвакуациялиләр
Полина Шевчук

(Казан. 15 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән. Биредә кешеләрне эвакуацияләр.

Социаль челтәрләрдә чыккан белешмә буенча, Иннополис лицеенда, Казанның № 18, № 7, № 122, № 169, № 171 мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр иткәннәр.

Хәзерге вакытта 7 нче гимназия территориясе камап алынган, балаларны урамга чыгарганнар, ата-аналарны кертмиләр. Урында янгын сүндерүчеләр, полиция һәм табиблар эшли.

Укытучылар балаларны җитәкләп алып чыгып, ата-аналарга тапшыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100