news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанда мәчеттә шартлау вакытында унике кеше, шул исәптән мөфти үлгән

Бина эченә куелган җайланма җомга намазы вакытында шартлаган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Кичә, 14 майда, Әфганстанда Шакар-Дара торак пунктында мәчеттә теракт булган. Анда ким дигәндә 12 кеше үлгән, шулай ук мөфти дә һәлак булган. Бу турыда Tolo News телеканалына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Егермеләп кеше яралануы турында да әйтелә.

Tolo News чыганакларга сылтама белән билгеләп үткәнчә, шартлаткыч җайланма мәчет эченә куелган булган.

Шартлау җомга намазы вакытында булган, дип ачыклык керттеләр полициядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot