news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ут капкан аяк киеме төзәтү остаханәсеннән 63 яшьлек ир-атны коткарганнар

Янгын кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Мәскәү проспектында чыккан.

Чаллыда ут капкан аяк киеме төзәтү остаханәсеннән 63 яшьлек ир-атны коткарганнар
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда ут капкан аяк киеме төзәтү остаханәсеннән 63 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына Мәскәү проспектындагы 163нче йортта «Аяк киеме төзәтү» будкасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч ачыкланганча, шул тирәдән үтеп баручы бер кеше, будкадан төтен ургылуын күреп ярдәмгә ашыккан һәм 63 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан. Зыян күрүчене Автокаланың ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot