news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Чаллыда тәрәзәдән бала егылып төшкәннән соң тикшерү үткәрә

Ир баланы баш имгәнүе белән хастаханәгә салалар.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Чаллыда тәрәзәдән ике яшьлек бала егылып төшкәннән соң тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Якынча мәгълүматларга караганда, ике яшьлек малай әнисе белән өйдә булган. Әнисе вакыт-вакыт өйдән чыккалап йөргән. Ниндидер мизгелдә ул караватка менгән, аннары тәрәзә төбенә менеп, ачык тәрәзәдән асфальтка егылып төшкән», – дип сөйләде Шептицкий.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр барлык хәлләрне билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

«Татар-информ» элек ГЭС бистәсендә ачык тәрәзәдән бала егылып төшүе турында хәбәр иткән иде. Малайны баш имгәнүе белән хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot